Чәчәкләр дөньясына сәяхәт (18+)
Затлы роза һәм пион, матур лалә, гади ромашка, күркәм мәк, хуш исле ап-ак энҗе чәчәкләрен күреп, кешеләр һәрчак хозурлана, соклана. Никадәр күп бит алар! Һәм шул ук вакытта формалары һәм размерлары, төсләре һәм исләре белән төрледән-төрле. 15 июнь көнне 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү реабилитантлары өчен «Серле чәчәкләр дөньясы» дигән эко-сәяхәт үткәрде. Чара чәчәкләр турында танып белү әңгәмәсе белән башланып китте. Тыңлаучылар «чәчәк» риваятьләрен, танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен ишетте, мәкаль һәм әйтемнәрне, чәчәк исемнәреннән барлыкка килгән яки аларга охшаш ир-ат һәм хатын-кыз исемнәрен искә төшерделәр, чәчәкләр исеме кергән җырларны башкардылар. |